news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Бердәмлек елында Россия халыкларының мәдәнияте, телләренә ярдәм итү турында сөйләде

Путин Бердәмлек елында Россия халыкларының мәдәнияте, телләренә ярдәм итү турында сөйләде

РФ Президенты Владимир Путин Туры элемтә барышында Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында ил халыкларының мәдәниятен һәм телләрен саклау сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ярдәм чаралары мәктәпләргә, гаммәви мәгълүмат чараларына, әдәбият һәм кинематографка кагыла.

«Без Россия халыклары мәдәниятенә, телләренә ярдәм итү буенча максатчан сәясәт алып барабыз. Бу мәктәпләрдә дә, гаммәви мәгълүмат чараларында да, әдәбиятта да эшләнә», - дип белдерде Президент.

Аның искәртүенчә, әлеге инициативалар ярдәмендә төрле төбәкләрдәге балалар иҗатка тартыла, милли музыка һәм кинематография мәктәпләре үсеш кичерә.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда, шул исәптән махсус хәрби операция үткәрүне дә кертеп, халыкларга ярдәм күрсәтү аеруча мөһим. Аның сүзләренчә, мондый вакыйгалар илнең бердәмлеген ныгытырга ярдәм итә.

«Россия халыклары бердәмлеге елына килгәндә, миңа калса, без барысын да дөрес эшлибез. Ил мондый сынаулар белән очрашканда, ул берләшә», - дип искәртте Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot