news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Нургалиев Иминлек советы секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләнде

Рәшит Нургалиев Иминлек советы секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләнде
kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин минлек советы секретаренең беренче урынбасары итеп Рәшит Нургалиевны билгеләү турындагы карарны имзалады. Бу турыдагы документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Рәшит Гомәр улы Нургалиевны хәзерге вазифасыннан азат итәргә һәм Россия Иминлек советы секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләргә», диелгән текстта.

Рәшит Нургалиев 2012 елдан Иминлек советы секретаре урынбасары булып эшләде. Элеккеге Россия эчке эшләр министры ведомствоны 2004 елның мартыннан 2012 елның маена кадәр җитәкләде. Ул - армия генералы, икътисади фәннәр кандидаты.

Владимир Путин тагын бер карары белән Иминлек советы секретаре урынбасары итеп Алексей Шевцовны билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot