news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Рафис Борһановны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһановны IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Тиешле указ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.

Документ нигезендә, бүләк физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot