news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Радий Хәбировның тагын бер тапкыр Башкортстан Башлыгы булып сайлану ниятен хуплады

Путин Радий Хәбировның тагын бер тапкыр Башкортстан Башлыгы булып сайлану ниятен хуплады
Фото: Кремль матбугат хезмәте

РФ Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республика җитәкчесен чираттагы сайлауда үз кандидатурасын күрсәтү ниятен хуплады. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Мин үземнең тарафтан сезгә теләктәшлек күрсәтү өчен барысын да эшләячәкмен, ә сайлавын, әлбәттә, халык сайлый», - диде ул сишәмбе Хәбиров белән очрашу вакытында.

Путин билгеләп үткәнчә, гамәлдәге төбәк башлыгы «тулаем алганда барысын да булдыра, планнар күп һәм нәтиҗәләр дә яхшы».

Ул шулай ук Хәбировка халык белән күбрәк турыдан-туры эшләргә һәм аннан кире элемтә алырга киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot