news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин рәттән өченче тапкыр президентлыкка дәгъва кылырга ниятләми

Россия Президенты Конституциягә буйсынуын белдерде.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Владимир Путин рәттән өченче тапкыр президентлыкка дәгъва кылырга ниятләми. Бу хакта ул Петербург халыкара икътисадый форумында белдерде, дип хәбәр итә RT.

“Мин Россия Федерациясе Конституциясенә буйсындым һәм буйсыначакмын. Конституциядә рәттән ике сроктан артмаска тиеш, дип ачык язылган”, - дип белдерде дәүләт башлыгы.

Президентлыкның икенче срогы тәмамлануга ул вазифасыннан китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot