news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин «Пушкин картасы» программасын киңәйтергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин «Пушкин картасы» программасын киңәйтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул РФ Федераль җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Укучылар, яшьләр кино, музей, театрлар, күргәзмәләргә бушлай йөрергә мөмкинлекләр биргән, мәдәният учреждениеләренә үсеш, яңа проектлар өчен этәргеч булган «Пушкин картасы» программасын киңәйтергә тәкъдим итәм», – диде Путин.

Хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, Президент бу мәсьәләдә өстәмә тәкъдимнәр әзерләүне сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot