news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Кытай гражданнары өчен илгә визасыз керүне 2027 ел ахырына кадәр озайтты

Путин Кытай гражданнары өчен илгә визасыз керүне 2027 ел ахырына кадәр озайтты
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Кытай гражданнары өчен илгә визасыз керүнең гамәлдә булу срогын 2027 елның 31 декабренә кадәр озайтты. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Документ элек кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертә, чараның гамәлдә булу вакытын алыштыра – «2026 елның 14 сентябренә кадәр» дигән дата урынына хәзер «2027 елның 31 декабренә кадәр» дигән срок билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot