Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Татарстанның җиде кешесенә дәүләт бүләкләре тапшырды
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы яңа указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында җиде татарстанлы да бар. Документ хокукый актларны сайтында урнаштырылган.
Президент Казан федераль университеты президенты Рияз Минзариповның казанышларын Дуслык ордены белән билгеләп үтте.
Биология фәннәре докторы, профессор, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты кафедра мөдире Ольга Ильинскаяга Россиянең атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде, ә КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты кафедра мөдире Борис Успенский рәсми рәвештә югары мәктәпнең атказанган хезмәткәре булды.
«Татнефть» вәкилләре - «Елховнефть» нефть-газ табу идарәсенең цех башлыгы Ринат Сафин һәм Лениногорск цехының скважиналарны ремонтлау буенча мастеры Петр Трофимов нефть секторында тармакның атказанган хезмәткәрләре исеменә лаек булды.
Мәгълүмати технологияләр һәм идарә өлкәсендә «Хисаплау системаларын фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Кульмяков II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде. Шулай ук «Татмелиорация» генераль директоры урынбасары һәм баш хисапчы Мансур Нотфуллин агросәнәгать комплексында күпьеллык хезмәте өчен атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз