Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин ике көнлек эш сәфәре белән Кытайга килде
Россия Президенты Владимир Путин рәсми визит белән Кытайга килде, аның сәфәре ике көн дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Программаның төп эш өлеше иртәгә, 20 майга билгеләнгән.
Россия делегациясе өчен чәршәмбе Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында оештырылачак очрашу тантанасыннан башлана. Аннары Халык җыеннары йортында РФ Президенты белән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның очрашуы каралган.
Элегрәк Кремльнең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, ике лидер ике яклы мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук төп халыкара һәм төбәк проблемалары буенча фикер алышырга ниятли.
Сөйләшүләрнең нәтиҗәләре буенча югары дәрәҗәдәге уртак белдерүгә һәм ике яклы Хөкүмәтара, ведомствоара һәм башка документларга кул кую планлаштырылган. Очрашу нәтиҗәләре буенча Путин һәм Си гаммәви мәгълүмат чаралары өчен белдерүләр ясаячак. Соңрак алар мәгариф өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге елларын ачу тантанасында катнашачак.
Россия лидеры шулай ук Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Премьеры Ли Цян белән аерым сөйләшүләр уздырырга һәм Кытай инженеры Пэн Пай белән очрашырга ниятли.
20 май кичендә Си Цзиньпин исеменнән тантаналы кабул итү оештырылачак, Владимир Путин белән Кытай Халык Республикасы Рәисенең чәй табыны янында әңгәмәсе эш программасының йомгаклау өлеше булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз