Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Президент сайлауларында катнашу турында якын арада карар кабул итәргә вәгъдә бирде
Сайлауларда катнашу өчен кандидатка Россия гражданнары ышанычы һәм ярдәме кирәк.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда РФ Президенты сайлауларында катнашу турында якын арада карар кабул итәргә вәгъдә бирде. Бу хакта ул "Доброволец России-2017" премиясен тапшыру тантанасында белдерде, дип яза ТАСС агентлыгы.
“Бу һәрвакыт теләсә кайсы кеше өчен җаваплы карар, чөнки карар кабул иткәндә илебездә кешеләр тормышын яхшырту, илне көчлерәк, сакланган, киләчәккә омтылган итәргә тырышу булырга тиеш. Ә бу максатларга, кешеләр сиңа ышанса һәм хупласа гына, ирешергә мөмкин”, – диде Путин.
Ул премия тапшыру тантанасында катнашучыларга һәм кунакларга – Россия волонтерлар хәрәкәте әгъзаларына мөрәҗәгать итте: “Әгәр мин шундый карар кабул итсәм, сез бу карарны хупларсызмы?" Зал дәүләт башлыгына “әйе”, дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз