Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Премьер-министр вазифасына Мишустин кандидатурасын тәкъдим итте
Дәүләт Думасы Россия тарихында беренче тапкыр Хөкүмәтнең яңа составын формалаштыра, шул исәптән аның рәисен дә раслаячак. Бу яңарту 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр белән беркетелгән иде. Бу турыда парламентның түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин телеграм-каналында сөйләде.
Әлеге мәсьәлә бүген, 10 майда карала.
«Президент Владимир Владимирович Путин Дәүләт Думасына Хөкүмәт Рәисе вазифасына Мишустин Михаил Владимирович кандидатурасын тәкъдим итте. Бүген депутатлар үз сайлаучылары исеменнән бу мәсьәлә буенча җаваплы карар кабул итә», - дип язган Володин.
Ул белдергәнчә, хәзер эш нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны Хөкүмәт кенә түгел, Дәүләт Думасы да тотачак.
«Хөкүмәт Рәисе кандидатурасы турында фикер алышу барлык фракцияләрдә дә уза, ә 14:00дә Дәүләт Думасының пленар утырышы башлана», - дип хәбәр итте Дәүләт Думасы спикеры.
Утырыш вакытында Мишустин доклад белән чыгыш ясаячак, парламентарийларның сорауларына җавап бирәчәк. Аннары Дәүләт Думасының барлык биш фракциясе вәкилләре сүз ала. Утырыш Россия Премьер-министры кандидатурасы өчен тавыш бирү белән тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз