news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин предприятиеләрнең әйләнештәге акчасын тутыруга ташламалы кредит бирергә кушты

Мондый кредитлар өчен дәүләт субсидия бирәчәк.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин яңа махсус кредит продуктын — әйләнештәге акчаны тутыру өчен ташламалы кредит карарга тәкъдим итте. Бу хакта дәүләт башлыгы Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

«Бу предприятиеләргә чимал һәм комплектлаучы әйберләр сатып алу, тәэмин итүчеләргә аванс түләү өчен кирәкле акча. Мондый ярдәм система барлыкка китерүче предприятиеләргә генә түгел, аларның партнерларына да эшне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Ягъни без мәшгульлеккә һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләргә ярдәм итәбез», — диде Россия Президенты.

Путин ачыклык керткәнчә, мондый кредитлар буенча ставка дәүләт тарафыннан Россия Банкының төп ставкасы күләмендә субсидияләнәчәк. «Ягъни, бүген предприятие өчен кредитның реаль бәясе бүгенге базар ставкасы белән чагыштырганда, 6 процентка түбәнрәк. Кредитның яртысы Россия Финанслар министрлыгының дәүләт гарантияләре белән тәэмин ителәчәк», — дип аңлатты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot