Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин православие динен тотучыларны Пасха белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
РФ Президенты Владимир Путин христианнарны һәм барлык россиялеләрне Пасха бәйрәме белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әлеге бөек бәйрәм Христос тууын билгеләп үтүче Россиянең барлык гражданнарын һәм христианнарны югары әхлакый идеаллар һәм кыйммәтләр тирәсендә берләштерә, кешеләрдә иң якты хисләр, тормышта игелек һәм гаделлек тантана итәчәгенә өмет уята», - дип искәртте Президент үзенең котлавында.
Путин Рус православие чиркәве һәм башка христиан конфессияләренең традицияләрне саклау һәм яшьләрне тәрбияләүдәге эшчәнлеген билгеләп үтте.
«Һәм әлбәттә, христиан дини оешмаларының социаль, дини эшчәнлеге, аларның бүгенге катлаулы чорда кайгырту һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык күрсәтергә омтылуы зур хөрмәткә лаек», - дип искәртте дәүләт башлыгы.
Владимир Путин якшәмбегә каршы төндә Мәскәү мэры Сергей Собянин белән бергә Коткаручы Христос чиркәвендә оештырылган гыйбадәттә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз