news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин икътисад үсеше темпларын торгызуны таләп итте

Путин икътисад үсеше темпларын торгызуны таләп итте
Россия Президенты Владимир Путин
Фото: kremlin.ru

Россиядә икътисад үсеше темпларын торгызуга ирешергә кирәк. РФ Президенты Владимир Путин 2026 елда икътисади мәсьәләләр буенча беренче киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безгә илебез икътисадының үсеш темпларын торгызуга ирешергә, эшлекле климатны яхшыртырга, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга басым ясап, инвестицион активлыкны арттырырга кирәк», - дип искәртте дәүләт башлыгы.

Ел башында инфляция үсешен Путин салым системасын үзгәртү, шул исәптән өстәмә кыйммәткә салымны арттыру белән аңлатты. Аның бәяләвенчә, бу чор кыска вакытлы булачак һәм 2026 ел ахырына инфляция якынча 5 процентка кадәр кимиячәк.

Россия лидеры шулай ук бәяләр динамикасын гына түгел, ә барлык макроикътисади күрсәткечләрне дә контрольдә тотуны таләп итте, һәм илебез икътисадының нәтиҗәлелеген яхшы түләнә торган эш урыннары булдыру юлы белән арттырырга кирәклеген әйтте.

Шул ук киңәшмәдә Путин эчке тулаем продукт үсешенең 2025 елда инфляциягә каршы көрәш чаралары белән 1 процентка кадәр акрынаюын аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot