Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин интернетта Россия халыкларының традицияләрен популярлаштырырга кушты
Россия Президенты Владимир Путин интернетта ил халыкларының бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән агарту материалларын булдыру һәм урнаштыруны дәвам итәргә кушты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Боерык «Белем» Россия җәмгыятенә адресланган. Ул Путинның 30 апрельдә «Белем. Беренчеләр» федераль агарту марафоны кысаларында Россиянең аз санлы төп халыклары вәкилләре белән очрашуы нәтиҗәләре буенча карарлар исемлегенә кергән.
Боерык нигезендә, Россиянең «Белем» җәмгыяте интернетта Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга ярдәм итүче контент булдырырга һәм урнаштырырга тиеш.
Бу максаттан материалларда ил халыкларының мәдәни мирасын, аларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен, халык иҗатын һәм милли ризыкларын популярлаштыру ниятләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз