Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россиянең аз санлы төп халыклары телләрендә яңа дәреслекләр әзерләргә кушты
Россия Президенты Владимир Путин Россиянең аз санлы төп халыкларының туган телләрендә дәреслекләр линейкасын киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. «Белем. Беренчеләр» агарту марафоны вакытында 30 апрельдә илнең аз санлы төп халыклары вәкилләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча Кремль сайтында урнаштырылган күрсәтмәләр исемлегендә шулай диелә.
Боерык Президент администрациясе белән берлектә Россия Хөкүмәтенә адресланган.
Тәкъдимнәр Россиядә яшәүче аз санлы төп халыкларның туган телләрен һәм әдәбиятын өйрәнү өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары линейкасын киңәйтүне күздә тотарга тиеш.
Шул исәптән федераль исемлеккә кертелгән һәм дәүләт аккредитациясенә ия булган башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда кулланырга рөхсәт ителгән дәреслекләр турында да сүз бара.
Моннан тыш, Хөкүмәт һәм Президент администрациясе мондый дәреслекләр һәм уку әсбапларын бастырып чыгару өчен финанс ярдәмен күздә тотарга тиеш.
Тәкъдимнәрне 20 декабрьгә кадәр җиткерергә кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз