news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Португалия башлыгы Марселу Ребелу де Соуза белән очрашты

Алар Россиядә уза торган Дөнья чемпионаты турында хис-кичерешләрен уртаклашты.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Бүген Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин Португалия башлыгы Марселу Ребелу де Соуза белән очрашты. Бу хакта Кремль рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алар Россиядә уза торган футбол буенча Дөнья чемпионаты турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Путин, илдә футбол буенча җыелма командалар өчен тигез шартлар булдырылган, дип әйтте.

Россия Президенты футбол буенча Дөнья чемпионаты барышы белән канәгать булуын әйтте һәм барлык катнашучыларга, шулай ук җанатарларга рәхмәт белдерде.

“Барлык стадионнар тулы, бүген Португалия җыелма командасы матчында да аншлаг булыр дип ышанам”, - диде дәүләт башлыгы.

Марселу Ребелу до Соуза Россия ягына җылы каршы алулары өчен рәхмәт әйтте һәм ярышларны оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде. Россия белән Португалия җыелма командаларының уеннарда очрашу мөмкинлеге турында әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot