Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин укытучыларның аерым статусын закон нигезендә беркетергә вәгъдә итте
Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм төбәк сайлау кампанияләре сентябрьдә билгеләнгән срокларда һәм законнарга туры китереп узачак. Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» съездында шулай дип белдерде. «Гражданнар, кандидатлар, күзәтүчеләр, сайлаучылар белән хезмәттәшлекнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, тавыш бирү нәтиҗәләрен тышкы йогынтыдан һәм манипуляцияләрдән саклау өчен барлык чаралар күреләчәк», – диде Путин.
Путин алда торган сайлау кампаниясенең ачык һәм гадел көндәшлек көрәше шартларында узачагына ышаныч белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, гражданнарның демократик институтларга ышанычы дәүләт тотрыклылыгының һәм җәмгыять бердәмлегенең төп шартларыннан берсе булып кала.
Аның сүзләренчә, сайлаулар сәяси системаның җитлеккәнлеген тикшерү булып тора һәм илнең киләчәк үсеше, тотрыклылык һәм иҗтимагый татулыкны ныгыту өчен зур әһәмияткә ия.
«Күп нәрсә безнең парламент партияләренең һәм, барыннан да элек, «Бердәм Россия»нең сайлау кампанияләрен никадәр эчтәлекле уздырачагына бәйле. Лидер партия статусына ия булу - югары дәрәҗә һәм зур җаваплылык, бу - бүгенге Россия Дәүләтенең таянычы», – дип өстәде Президент.
Путин партия вәкилләренә ил үсешенә керткән өлешләре, парламентта һәм башкарма хакимият органнарындагы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу эшчәнлек темпларын киметмәскә, ә үстерергә чакырды.
Президент билгеләп үткәнчә, партия махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итә, зур социаль һәм икътисади проектларны гамәлгә ашыруда катнаша, шулай ук төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтә.
«Партияләр мәгариф системасы, дәүләтебез өчен күп эшләр башкара. Бүген сезнең тагын бер конкрет инициативагызны хуплыйсым килә, аны актуаль дип саныйм. Бу - илебездә укытучының аерым статусын тану. Мондый статусны беркетү формаль булырга тиеш түгел. Сүз үзен иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсенә багышлаучыларга өстәмә ярдәм күрсәтү, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр турында бара», - диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз