news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин поездда тышкы яктан ябышып баручыларга штрафны 4 мең сумга кадәр арттырды

Россия Президенты Владимир Путин поездда тышкы яктан ябышып баручыларга штрафны арттыру турында закон имзалады. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Элек алар өчен административ штраф күләме 100 сум тәшкил итте. Ул 20 ел дәвамында – Россиядә административ хокук бозулар турындагы кодексның беренче редакциясендә үк үзгәрмәгән. Хәзер ул 2-4 мең сумга кадәр арттырылган.

Штраф поездның тышкы ягында - түбәдә, вагоннарга күчү мәйданчыкларында хәрәкәт итүчеләргә салыначак.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot