news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 2025 елгы федераль бюджет үтәлеше турында законны имзалады

Путин 2025 елгы федераль бюджет үтәлеше турында законны имзалады
Фото: © «Татар-информ»

Россия Президенты Владимир Путин 2025 елгы федераль бюджет үтәлеше турында законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Үткән елда федераль бюджет керемнәре 37,283 триллион сум тәшкил иткән – бу 2024 елдагыдан 1,5 процентка күбрәк. Чыгымнар 42,91 триллион сумга җиткән. Шул рәвешле, бюджет кытлыгы 5,626 триллион сум яки тулаем төбәк продуктының 2,6 процентын тәшкил иткән.

Бюджетның төп өстенлекләре арасында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү, саклану һәм иминлек ихтыяҗларын финанслау, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне атап үтәргә мөмкин. Шулай ук акчалар илкүләм максатларга ирешүгә һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга, барыннан да элек технологик лидерлык бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot