news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин тәмәкене законсыз саткан өчен штрафлар турында канунны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин тәмәке һәм никотинлы продукцияне билгеләнгән бәяләрне һәм яраклылык срокларын бозып саткан өчен административ штрафлар кертүне күздә тоткан законны имзалады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Яңа нормалар мәҗбүри маркировкаланырга һәм дәүләт мониторингы системасы аша күзәтелергә тиешле товарлар әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Закон тәмәке продукциясен максималь ваклап сату бәясеннән арзанракка яки кыйммәтрәккә сатуны, шулай ук никотинлы продукцияне билгеләнгән минималь дәрәҗәдән түбәнрәк хакка сатуны тыюны үтәмәгән өчен җаваплылык билгели. Бу чикләүләр сатучы мониторинг системасыннан тиешле мәгълүмат алган очракларда кулланыла.

Штраф күләме бер кибеттә бер көн эчендә сатылган товар берәмлекләренең санына бәйле. Әгәр 100 берәмлеккә кадәр сатылса, штраф күләме -5 мең, 101дән 1000 берәмлеккә кадәр сатканда - 50 мең сум, ә 1000 берәмлектән артып киткәндә 500 мең сум тәшкил итәчәк.

Системадан хәбәр алганнан соң срогы чыккан продукцияне саткан өчен аерым җаваплылык кертелә. Шәхси эшмәкәрләргә штраф күләме товарның һәр берәмлеге өчен - 10 мең, юридик затларга 20 мең сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук мониторинг системасында теркәлмәгән сатучы тарафыннан, әгәр бер ай эчендә бер касса аша уннан артык берәмлек сатылган булса, тәмәке һәм никотинлы продукция саткан өчен җәза каралган. Бу очракта штраф күләме 50 мең сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта, әгәр закон бозу очрагы ачыкланган һәм мониторинг системасы тарафыннан теркәлгән икән, беркетмә төзелмәячәк: карар хокук бозучы катнашыннан башка чыгарылачак һәм электрон рәвештә рәсмиләштереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot