news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Петербург форумында: Казанның соңгы еллардагы үзгәрешләре белән горурланабыз

Путин Петербург форумында: Казанның соңгы еллардагы үзгәрешләре белән горурланабыз
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин XXVIII Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышы башланыр алдыннан Казан һәм Татарстан турында фикер алышты. Видеоны Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Павел Зарубин урнаштырган. Әлеге видеоязмага ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова игътибар итте.

Республика турында сөйләшү Россия лидерының Петербург икътисади форумында Бәһрәйн делегациясе җитәкчесе Шәех Нассер ибн Хәмәд Әл-Халифа – әлеге дәүләтнең короленең улы белән очрашуы барышында кузгалган. Әңгәмәдә шулай ук форумның пленар утырышы модераторы, Sky News Arabia телеканалы генераль директоры Надим Котеич катнашкан. Ул 2024 елда Казанда узган БРИКС саммитына килүе турында сөйләгән.

«Шәһәр яхшы хәлдә, без Казанның соңгы еллардагы үзгәрешләре белән горурланабыз», – дип җавап биргән журналист сүзләренә Путин.

«Гомумән, Татарстан һәм Казан – төрле мәдәниятләр, төрле диннәр вәкилләре арасындагы аралашуның һәм яхшы үсешнең бик яхшы мисаллары», - дип дәвам итте ул Котеич сүзләреннән соң. Россиянең ни дәрәҗәдә алга киткән ил булуын һәркем үз күзләре белән күреп инанырга тиеш, диде ул.

«Әгәр игътибар итсәгез, анда православие чиркәүләре белән мәчетләр янәшә тора. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөри. Бер-берсенең бәйрәмнәрен уртак бәйрәм итеп билгеләп үтә», - дип өстәде РФ Президенты.

«Петербург халыкара икътисади форумы пленар утырышы башланырга берничә минут кала Владимир Путин нәрсә турында сөйләдеме? Татарстан турында!» - дип шәрехләде бу видеоны Лилия Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot