news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Песошинны һәм Метшинны Александр Невский ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы карарны имзалады.

Рәсми сайтта урнаштырылган документта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисенең әлеге мактаулы бүләккә хезмәт уңышлары һәм казанышлары, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булуы билгеләп үтелә.

Моннан тыш, хөкүмәт бүләгенә шулай ук Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин да лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot