news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссиясеннән азат ителүен раслады

Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин барлык пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат ителәчәген раслады. Бу хакта Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдерде, дип яза РИА Новости.

Элегрәк Дәүләт Думасы социаль ярдәмгә мохтаҗ физик затларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссияләрен гамәлдән чыгаручы закон кабул иткән иде. Аларның исемлеген Россия Хөкүмәте әзерләячәк. Закон 2024 елның 1 июленнән үз көченә керә.

«Ул (Путин – ред. иск.) мохтаҗларны торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат итү турындагы карарыбызны хуплап кына калмады <...> , пенсионерлар да азат ителәчәк», — диде ул журналистларга.

Бу барлык пенсионерларга да кагыламы, дигән сорауга Исаев, моны Путин фракция җитәкчеләре белән очрашуда раслады, дип җавап бирде.

«Аның (Путин — ред.иск.) әйтүенчә, әйе, хөкүмәт беренче чиратта мохтаҗларны күздә тота, әмма мин пенсионерлар дигәч, димәк, пенсионерлар», — дип өстәде Исаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100