news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган пособие турындагы указны имзалады

Акчаны сентябрьдә түли башлаячаклар.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларның аерым категорияләренә ун мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие турындагы указны имзалады.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, акчаны сентябрьдә түли башлаячаклар.

Моның өчен гариза бирергә кирәкми – Пенсия фонды барлык кәгазьләрне үзе әзерләп, пособие күчерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100