news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин педофил-рецидивистларны гомерлеккә хөкем итү турындагы законга имза куйды

Яңа законда барлык балигъ булмаганнарга карата көч кулланган педофил-рецидивистлар өчен гомерлек җәза каралган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Президенты Владимир Путин балигъ булмаган балаларга карата көч кулланган өчен элек хөкем ителгән педофилларга гомерлек җәза турындагы законга имза куйды.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Исегезгә төшерәбез, элек гомерлеккә иректән мәхрүм итүне 14 яшьтән кечерәк булган балаларга һәм яшүсмерләргә карата кабат җинаять кылган педофилларга гына билгеләделәр. Яңа законда барлык балигъ булмаганнарга карата көч кулланган педофил-рецидивистлар өчен гомерлек җәза каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot