news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин педагогларның абруен саклау буенча чаралар кабул итәргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин педагогларның намусын, дәрәҗәсен һәм абруен саклау буенча чаралар кабул итәргә кушты. Бу хакта Кремль сайты хәбәрендә әйтелә.

Хөкүмәт һәм Президент каршындагы Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы 2024 елның 1 июленә кадәр тиешле тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Чараларның социаль челтәрләрдә педагоглар турында мәгълүмат тарату һәм аларның гамәлләренә бәя бирү яктылыгында һәм заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып кабул ителүе шарт.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы укытучыларга бирелгән эш күләмен регламентлау өчен вариантларны өйрәнергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot