news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин педагогларның квалификациясен күтәрүнең бердәм ысулын булдырырга кушты

Мәгариф министрлыгы әлеге йөкләмәне үтәү турында докладны 2022 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга тиеш.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгына тәрбия эше белән шөгыльләнүче педагогларның квалификациясен күтәрүне оештыруның бердәм алымын эшләргә кушты.

«Гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында тәрбия эшен алып баручы педагогларның квалификациясен күтәрүне оештыруның бердәм алымын эшләргә һәм мондый ысул кулланып, аларның квалификациясен күтәрүне оештырырга, шул исәптән «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында да бу эшне башкарырга, — диелә Кремль сайтында чыккан документта.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге йөкләмә Россия Мәгариф министрлыгына бирелгән, аны үтәү турында докладны 2022 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot