news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Пасха бәйрәме безгә мәхәббәт һәм өмет, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышаныч бүләк итә

РФ Президенты Владимир Путин православие динен тотучы христианнарны һәм бу бәйрәмне билгеләп үтүче Россиянең башка гражданнарын Христосның яңадан терелүе белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бөек Пасха бәйрәме безгә мәхәббәт һәм өмет, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышаныч бүләк итә, мәңгелек рухи-әхлакый идеаллар тирәсенә берләштерә», – дип искәртте, аерым алганда, Россия лидеры.

Путин билгеләп үткәнчә, «бүген, барлык чорлардагы кебек үк», Рус православие чиркәве һәм башка христиан конфессияләре «кешеләр арасында иҗтимагый татулыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуда, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда зур, рухландыргыч роль уйный».

Моннан тыш, Президент фикеренчә, дини оешмаларның хәрбиләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә, шулай ук «ватанпәрвәрлек, хәйрия, агарту инициативаларын» гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән тырышлыгы «иң ихлас хөрмәткә» лаек.

news_right_1
news_right_2
news_bot