Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Палестина лидерын Казанга БРИКС саммитына чакырган
Россия Президенты Владимир Путин Палестина башлыгы Мәхмүд Аббасны Казанга БРИКС саммитына чакыруы турында әйтте. Берләшмә әгъзалары булган илләр башлыклары очрашуы 22-24 октябрьдә уза.
Искәртик, Путин 18 октябрьдә БРИКСта катнашучы илләрнең әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Бу очрашуда Россия лидеры белдергәнчә, якын көнчыгышны җайга салу Казанда булачак саммитта фикер алышу темаларының берсе булачак.
«Мин Палестина Президентын безнең чараларда катнашырга чакырдым», - диде Дәүләт башлыгы, Якын Көнчыгыштагы вазгыять турындагы сорауга җавап биреп.
Искәртик, БРИКС дәүләтара берләшмәсе 18 ел элек оештырылган иде. 2024 елда оешма саммиты Россия рәислегендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз