news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин озак сроклы кредит ставкаларын киметү чараларын эшләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә озак сроклы кредитлар буенча ставкаларны киметү өчен яңа чаралар тәкъдим итәргә кушты. Икътисади мәсьәләләр турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча төзелгән дәүләт башлыгы йөкләмәсе исемлеге Кремль сайтында чыкты.

«Озак сроклы кредитлар (заемнар) буенча процент ставкалары күләмен киметү буенча тәкъдимнәр әзерләргә», диелгән текстта.

Министрлар Кабинеты 15 июньгә кадәр чараларны тәкъдим итәргә тиеш.

Моннан тыш, Путин ипотека кредиты базарындагы вазгыять мониторингын алып барырга һәм ихтыяҗ булганда, ипотека кредитына ярдәмгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар кабул итәргә йөкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot