Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Татарстанның Россия һәм Беларусь белән элемтәләрен үстерүгә керткән өлешен искәртте
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанны Белоруссия белән хезмәттәшлекне үстерү буенча лидер төбәкләр арасында билгеләп үтте. Бу хакта дәүләт башлыгы Минскида эшен тәмамлаган XIII Россия һәм Белоруссия Төбәкләре форумының пленар утырышында катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән форум чараларында республиканың составында Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакин, Татарстан Республикасының Белоруссиядәге сәүдә-икътисади вәкиле Илһам Кашапов һәм башка рәсми затлар булган парламент делегациясе катнашты.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Владимир Путин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, тыгыз төбәкара кооперация нәтиҗәсендә Россия белән Белоруссия арасындагы товар әйләнеше узган елда рекордлы 52 миллиард долларга җиткән, ә агымдагы елның беренче кварталында 7 процентка арткан.
Президент шулай ук Татарстанны Белоруссия партнерлары белән уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла торган төбәкләр рәтенә кертте.
«Мәскәү өлкәсендә Белоруссия партнерлары катнашында -заманча җайланмалар, Новосибирск өлкәсендә – станоклар төзү өчен комплектлау җайланмалары җитештерелә, Татарстанда Минск тракторы техникасын җыю оештырылган», - диде Владимир Путин.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Татарстан күп еллар дәвамында Россия төбәкләре арасында Белоруссиянең төп партнерларыннан берсе булып кала. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың Белоруссия белән товар әйләнеше 717,5 миллион доллар тәшкил иткән.
Якларның үзара хезмәттәшлеге сәнәгатьне, нефть химиясен, авыл хуҗалыгын, транспортны һәм гуманитар өлкәне колачлый. «Алабуга» махсус икътисади зонасында Минск трактор заводы оештырган «МТЗ-Татарстан» предприятиесе эшли. Белорус техникасы республиканың машина-трактор паркында шактый зур өлешне алып тора, ә Казанда Белоруссиядә җитештерелгән җәмәгать транспорты киң кулланыла.
Форумда катнашучылар шулай ук төбәкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты. Чара йомгаклары буенча билгеләп үтелгәнчә, Россия һәм Белоруссия төбәкләренең үзара хезмәттәшлеге ике илнең союздаш мөнәсәбәтләрен ныгытуда төп факторларның берсе булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз