news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанда ислам академиясен булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда Болгар ислам академиясен булдыруның әһәмиятен искәртте. Ул «Татар-информ» агентлыгы журналисты Артур Хәлилулловның соравына җавап биреп, шундый фикерен җиткерде.

«Бездә халыкның 10 проценты ислам динен тота. Безнең төп традицион кыйммәтләребез, шул исәптән Татарстанда да, рухи, тәрбия, мәгариф юнәлешләре буенча барысы да туры килә», - дигән ышаныч белдерде дәүләт башлыгы.

Аның сүзләренчә, Татарстанда ислам академиясен булдыру - республика территориясендә ислам өлкәсендә белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә торган «бик мөһим карар».

«Башкортстанда да бу юнәлештә үсеш күзәтелә. Без киләчәктә дә Россиянең барлык традицион диннәренә ярдәм итәргә ниятлибез», - дип өстәде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot