Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Татарстанның алты кешесен дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте
Россия Президенты Владимир Путин республиканың сәнәгать, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрен үстерүгә зур өлеш керткән Татарстан кешеләрен дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән билгеләп үтте. Шул хактагы боерык рәсми хокукый актлар сайтында урнаштырылган.
«Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» филиалының Татарстандагы директоры Владимир Якимов Югары дәүләт бүләгенә – Александр Невский орденына лаек булды. Бу бүләк аңа күпьеллык намуслы хезмәте, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм элемтә өлкәсендәге казанышлары өчен тапшырылды.
В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре: геофизик сервисны үстерү проекты җитәкчесе Рамил Мөхәммәдиев, шулай ук сәнәгать иминлеге, хезмәтне саклау һәм экология буенча генераль директор урынбасары Азат Хәбибрахманов энергетика тармагында ирешкән уңышлары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале белән бүләкләнде.
Татарстанның ике педагогы: Чаллы шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы Раиф Азиуллин һәм Түбән Кама муниципаль районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 27нче мәктәбе укытучысы Эльвира Романько «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.
Моннан тыш, «Сосна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш зоотехнигы Айдар Әхмәдуллин «Авыл хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләк аңа авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен тапшырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз