news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: «Орешник» белән һөҗүмнәр алдыннан Украинаның тыныч халкын кисәтәчәкләр

«Орешник» уртача ераклыкка ата торган яңа ракета системасы белән һөҗүмнәр турында Россия Украинаның тыныч халкын һәм аның территориясендә булган дустанә илләрнең вәкилләрен кисәтәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгатендә белдерде, дип яза «Татар-информ».

Президент сүзләренчә, Россия ягы бу хакта ачыктан-ачык һәм куркусыз сөйләячәк, чөнки хәзерге вакытта мондый коралга каршы тору өчен чаралар юк.

«Без үзебезнең коралны үз коралларын безнең объектларга каршы кулланырга мөмкинлек бирә торган илләрнең хәрби объектларына каршы кулланырга хокуклы дип саныйбыз. Ә агрессив гамәлләр эскалациясе очрагында шулай ук катгый җавап бирәчәкбез», - дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин үз коралларын Россиягә каршы куллануны хуплаган һәм аңа каршы хәрби контингентлар кулланырга ниятләүче илләрнең идарә итүче элиталарына.

«Әлбәттә, кирәк булганда һәм җавап чаралары сыйфатында Украина территориясендә «Орешник» кебек системалар белән һөҗүм өчен объектларны сайлаганда, без алдан ук тыныч халыктан, шулай ук анда булган дустанә дәүләтләрнең гражданнарыннан куркыныч зоналардан китүне сораячакбыз», — диде дәүләт башлыгы.

Искәртик, 19 һәм 21 ноябрьдә Украина Кораллы көчләре Россия территорияләренә Көнбатышның еракка ата торган коралын кулланды — Брянск һәм Курск өлкәләрендәге хәрби объектлар һөҗүмгә дучар булды. Моңа җавап итеп Россия гаскәрләре Днепропетровскидагы сәнәгать объектына катнаш һөҗүм ясады, анда ракеталар һәм башка төр кораллар җитештерелгән. Бу вакытта хәрби шартларда «Орешник» яңа ракета системасы беренче тапкыр кулланылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100