news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Орбанның Раштуа чорында вакытлы килешү турындагы тәкъдимен карады

РФ Президенты Владимир Путин Венгрия Хөкүмәте башлыгы Виктор Орбанның Раштуа чорында Украинада атышуны туктату һәм әсирләр белән алмашу турындагы тәкъдимен карады. Венгрия Премьер-министры канцеляриясе җитәкчесе Гергей Гуйяш шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Россия лидеры Венгрия Премьеры белән сөйләшкән вакытта «бу тәкъдимне кабул да итмәгән һәм кире дә какмаган, ул аны бары тик караган гына».

Искәртеп узабыз, Украина Будапештның әлеге инициативасын кире каккан. Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков элегрәк шулай дип белдергән иде. Кремль вәкиле әйтүенчә, Мәскәү низагны тыныч юл белән җайга салу юлларын эзләү буенча Венгриянең тырышлыгын хуплый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100