news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин оппозиция һәм көндәшләр турындагы мәсьәләне кискенләштерергә тәкъдим итте

Мин плакат күтәргән бер кызга игътибар иттем. Плакатта «Путин, бай-бай» дип язылган, - диде Путин.

Путин оппозиция һәм көндәшләр турындагы мәсьәләне кискенләштерергә тәкъдим итте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе вакытында оппозиция һәм көндәшләр турындагы мәсьәләне кискенләштерергә тәкъдим итте.

Life телеканалы журналисты Александр Юнашев Президенттан 20 елга якын ил белән идарә итү барышында ни өчен «оппозициядән вазгыятькә йогынты ясардай кандидат» үсеп чыкмавы һәм сайлауларда көчле көндәштән башка катнашуы ни дәрәҗәдә кызык булуы хакында сорады.

Дәүләт башлыгы хәбәрчегә соравын тагын да кискенләштерергә һәм дискуссиягә аның хезмәттәшен дә катнаштырырга тәкъдим итте.

«Мин плакат күтәргән бер кызга игътибар иттем. Плакатта «Путин, бай-бай» дип язылган», - диде Путин.

Плакатта исә башка сүз - «бабай» дип язылган. «Ә, бабаймыни! Гафу итегез, картайгач, күзләрем начар күрә башлады», - дип көлдерде ул залда утыручыларны.

«Плакатта «Путин бабай» дип язылган. Татарстандагы балалар сезне нәкъ шулай дип атый», - дип ачыклык кертте Татарстан журналисты һәм үзенең соравы үсеп килүче буын, телне өйрәнүгә бәйле булуын искәртте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot