news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин онкология авыруларын ачыклаган табибларга түләүләрне арттырырга кушты

Путин онкология авыруларын ачыклаган табибларга түләүләрне арттырырга кушты
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә табиблар пациентларда онкология авыруларын ачыклаган очракта стимуллаштыру чараларын арттырачаклар. РФ Президенты Владимир Путин ярдәм вариантларын, шул исәптән белгечләргә түләүне арттырырга кушты.

«Медицина хезмәткәрләренә онкология авыруларын ачыклаган өчен акчалата түләүләр күләмен арттыруны күздә тотып, мәсьәләләрне карарга», диелә Кремль сайтында басылган исемлектә.

Бу эшне башкару өчен Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде.

Президент белән киңәшмәдә «Халык фронты» башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов күп кенә медикларның онкология өчен премияләрдән баш тартырга мәҗбүр булулары турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot