news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган гражданнарга рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгудан өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган барлык гражданнарга рәхмәт белдерүен сорады.

«Кораллы көчләр сафына керүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Аларга бурычка тугрылык, ватанпәрвәрлек, илебезне, Россияне якларга, ә димәк, үз йортыбыз, гаиләбез, гражданнарыбыз, безнең кешеләрне сакларга ныклы кыюлык өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде дәүләт башлыгы.

Президент белән очрашуда Россиядә өлешчә мобилизация тәмамланды, дип белдерде саклану ведомствосы башлыгы.

21 сентябрь иртәсендә Россия Президенты мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация турында указга имза куйды. Сергей Шойгу аныклавынча, хәрби тәҗрибәгә ия 300 мең резервист чакырылырга тиеш - бу гражданнарның гомуми санының 1 проценттан бераз күбрәге дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100