news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин өч бертуганның берсен махсус операция зонасыннан ничек кайтаруы хакында сөйләде

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хәбәрчеләр белән очрашуда өч бертуганның берсен махсус хәрби операция зонасыннан ничек кайтаруы хакында сөйләде. Моның өчен ул, иң өлкәненә шәхсән шалтыратып, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кемнең кайтачагын сайларга боерык биргән.

«Запорожье юнәлешендә өч бертуган сугыша. Өчәү! Миңа аларның иң өлкәненә шалтыратып: «Сез – иң олысы, тиешле карар кабул итегез, бер туганыгызны хәрби хәрәкәтләр зонасыннан өенә кайтарыгыз», - дияргә туры килде», - дип искә алды ул. Журналист Павел Зарубин үзенең телеграм-каналында очрашуның ябык өлешеннән кадрлар урнаштырган.

Путин шулай ук бер десантчыны махсус хәрби операция зонасыннан мәҗбүриләп кайтарырга туры килүен раслады.

«Аның бертуганы һәлак булган. «Сезгә икенче урында хезмәт итәргә кирәк дип саныйм», - дим аңарга. Ә ул: «Юк булдыра алмыйм, туганым өчен үч алырга тиешмен», - дип җавап бирде. Аңа: «Бу – Башкомандующийның боерыгы», - дияргә туры килде», - диде Президент.

Аның сүзләренчә, яраланган хәрбиләрнең күбесе, сәламәтләнеп аякка баскач, махсус хәрби операция зонасындагы иптәшләре янына кире кайтырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100