news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин өч баланың – «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучыларның хыялын чынга ашырачак

Россия Президенты Владимир Путин өч баланың хыялын чынга ашырырга вәгъдә итте, ул алар хакында «Теләкләр чыршысы» акциясендә белгән.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Путин чыршыдан алган беренче открытканы Белгород өлкәсеннән 10 яшьлек Маргарита Руцинская язган. Ул авиатренажерда пилот булырга теләгән.

Икенче открытканы Мәскәү өлкәсеннән 12 яшьлек Таисия Леонова юллаган. Кыз Игорь Моисеев исемендәге бию ансамбле репетициясендә булырга теләвен әйткән.

Өченче открыткада Донецк Халык Республикасыннан 15 яшьлек Арина Порхал үз теләген язган. Ул Санкт-Петербургка сәяхәт кылырга тели.

Путин балаларның теләкләрен үтәргә вәгъдә итте. Ул аларның хыялын чынга ашыру кыен булмавын әйтте.

Искәртеп узабыз, «Теләкләр чыршысы» акциясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яки инвалидлыкка ия 3-17 яшьлек балалар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның, шул исәптән һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар катнаша ала. Өстәвенә, теләкләр теләп кенә калмыйча, баланың хыялын чынга ашырырга да мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100