news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин никах төшенчәсен теркәү турындагы Конституциягә төзәтмәләр тәкъдим итте

«Мин президент булганда, Россиядә беренче һәм икенче номерлы ата-ана булмаячак — «әти һәм әни булачак», дигән РФ Президенты.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). «Ир-ат һәм хатын-кыз арасында никах төшенчәсен теркәү тәкъдиме Дәүләт Думасында икенче укылышка кергән РФ Конституциясен үзгәртү турындагы закон проектына төзәтмәләр кертелгән», — дип хәбәр итте Дәүләт Думасы вице-спикеры Пётр Толстой. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Конституциягә төзәтмәләр кабул итүнең соңгы көнендә президент Владимир Владимирович Путин Дәүләт Думасына үз тәкъдимнәрен кертте. Алар 24 биттә бәян ителгән. Минем өчен исә нигездә ир-ат һәм хатын-кыз никахы төшенчәсе итеп теркәү турындагы тәкъдим иң мөһиме булып тора. Һәм мин бу төзәтмәгә дәүләт башлыгы имзасы куелуына шат», — диде Толстой журналистларга.

Элегрәк вице-спикер конституциядә ир-ат һәм хатын-кыз никахы итеп билгеләү турында белдергән иде. Бу традицион булмаган сексуаль ориентация кешеләренә аерым хокуклар бирү таләпләрен бетерергә тиеш.

Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуда белдергәнчә, әлегә ул президент булганда Россиядә беренче һәм икенче номерлы ата-ана булмаячак — «әти һәм әни булачак». Шул ук вакытта дәүләт башлыгы бу норманы илнең төп законында язарга кирәкме икәнен ачыкламады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100