news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты дәүләтнең ни өчен азык-төлеккә бәяләрне көйләп тора алмавын аңлатты

Базар икътисадында бәяләрне көйләү – катлаулы һәм куркыныч нәрсә, чөнки билгеле бер бәя планкасын куйсаң, товар шундук базардан юкка чыга. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры эфир барышында әйтте.

«Планка куйганда, товар шунда ук юкка чыга. Ләкин бу, һичшиксез, кирәк булган өлкәләр бар, мәсәлән, иң беренче чиратта кирәкле даруларны гына алыйк. Гади товарлар өчен – бу катлаулы мәсьәлә», – диде Президент, балык продуктларының төрле катлам кешеләре өчен кайчан сатып алырлык булачагы турындагы сорауга җавап биреп.

Ул халыкның табыннарда балык продуктлары чыннан да җитмәвен таныды. «Ерак Көнчыгыштан азык-төлекне мөмкин кадәр арзанрак бәядән кайтартып булсын өчен, логистиканы яхшырту юнәлешендә эш итәргә кирәк», – дип белдерде Путин.

Теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен, Президент салым түләтү, балык тоту көймәләре төзү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү кирәклеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot