news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин «Нева» М11 трассасының соңгы участогын ачты

РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү белән Санкт-Петербургны тоташтыручы «Нева» М11 югары тизлекле трассасының соңгы участогы – Тверьне төньяклап урап узу юлын ачты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачылу тантанасына Россия лидеры «АвтоВАЗ»ның яңа моделе – Lada Aura руле артында килде.

«Бүген биредә, Тверьдә, без бер елга якын вакытка алданрак «Автодор» объектларының берсен — шәһәрне урап узучы заманча 60 километрлы автостраданы файдалануга тапшырабыз. Бу «Нева» М11 трассасын төзүнең соңгы, финал этабы», - дип билгеләп үтте Путин үзенең чыгышында.

«Тверьне урап узу юлы ачылу белән Мәскәү һәм Петербург арасында өзлексез, светофорсыз тиз хәрәкәт тәэмин ителәчәк. Илнең төньяк-көнбатыш өлешеннән Самара, Казан, Екатеринбург, Төмәнгә кадәр юлның вакыты кыскарачак <...>», - дип конкретлаштырды ачыла торган перспективаларны дәүләт башлыгы.

«Әле менә хезмәттәшегез белән сөйләштек: минем белешмәләрдә кайдадыр юл <...> Мәскәү белән Петербург арасында 30 минутка тизрәк булачак, диелгән, әмма ул бер сәгатькә, 50 минут тирәсенә тизрәк, ди. Ә бу инде сизелә», - дип ассызыклады Путин үзенең чыгышында.

М11 трассасының гомуми озынлыгы 669 километрны тәшкил итә. Магистральнең түләүле участокларында рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 130 километрга җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100