news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Непалдагы авиаһәлакәткә бәйле кайгы уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Непал Президенты Бидхья Деви Бхандарига кайгы уртаклашу белдерде.

Искәртик, бүген Покхара шәһәре янында фаҗига булды - самолет һәлакәткә очрады.

«Авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйм», – диелә Кремльнең матбугат хезмәте чыгарган телеграммада.

Россия илчелеге хәбәр иткәнчә, самолет бортында дүрт россияле булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100