news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин нефтькә чик бәясенә карата җавап чараларының гамәлдә булу вакытын озайтты

РФ Президенты Владимир Путин Россия нефтенә чик бәяләре кертелү сәбәпле җавап чаралары турындагы указның гамәлдә булу вакытын агымдагы ел ахырына кадәр озайтты. Шул хактагы документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган. Искәртеп узабыз, элегрәк бу чаралар 30 июньгә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде.

Нефтькә чик бәясенә бәйле тарих 2022 елның декабрендә башланды. Ул вакытта G7, Европа берлеге илләре һәм Австралия (соңрак аларга Швейцария дә кушылды) Россия нефтенә максималь бәя - бер баррель өчен 60 доллар - билгеләде. 2023 елның февралендә моны нефть продуктларына да билгеләделәр. Дизель өчен - барреле 100 доллар, ә мазут өчен - 45 доллар.

Әгәр Россия мондый яки түбәнрәк бәядән сатарга риза икән, аларны диңгез буйлап өченче илләргә ташырга рөхсәт итәчәкләр. Юкса, G7 илләре компанияләре нефть ташу белән бәйле хезмәтләр күрсәтә алмаячак.

Мондый «ультиматум»га җавап итеп, Путин килешүләрдә чик бәясен теркәү механизмын куллану турында язган компанияләргә Россия нефтен китерүне тыйды. Алга таба әлеге указ гамәлдә булу вакыты буенча берничә тапкыр озайтылды. Соңгы тапкыр - 2023 елның декабрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot