news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты интернетта балаларның иминлеген тәэмин итүне мөһим мәсьәлә дип атады

Россия Президенты Владимир Путин интернетта балаларның иминлеген тәэмин итүне гадәттән тыш мөһим мәсьәлә дип атады. Ул Дәүләт Думасына сайлауда «Бердәм Россия» исемлегенең федераль «бишлеге» лидерлары белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта «Ведомости» газетасы хәбәр итә.

Шул ук вакытта дәүләт башлыгы, кабул ителә торган чаралар кешеләрнең хокукларын бозмасын өчен, цифрлы мохитне җайга салу мәсьәләләренә сак карарга кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, үсеп килүче буынны интернетта яклау һичшиксез тәэмин ителергә тиеш.

Путин шулай ук бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белованы, аның депутатларга адресланган, балаларны цифрлы мохиттә яклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрен хуплаячагына ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot