Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Белгород өлкәсенең элекке губернаторын Россиянең Абхазиядәге илчесе итеп билгеләде
РФ Президенты Владимир Путин Белгород өлкәсенең элекке губернаторы Вячеслав Гладковны Россиянең Абхазиядәге илчесе итеп билгеләде. Дәүләт башлыгының шул хактагы указы хокукый актлар порталында урнаштырылган.
«Гладков Вячеслав Владимировичны Россия Федерациясенең Абхазия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләргә», - диелә хәбәрдә.
Белгород һәм Брянск өлкәләре губернаторлары Вячеслав Гладков һәм Александр Богомаз 13 майда үз теләкләре белән отставкага китте. Төбәк башлыклары вазифаларын вакытлыча башкаручылар итеп Александр Шуваев һәм Егор Ковальчук билгеләнде. Александр Богомазга икенче көнне Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов киткәннән соң түбән палата әгъзасы мандатын тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз