news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Назарбаевны Татарстандагы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына чакырган

Дәүләт башлыклары “Россия белән Казахстанның туризмны үстерү буенча яңа алымнары һәм тенденцияләре” күргәзмәсе экспозициясен карады.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Казахстанның Петропавловск шәһәрендә узган туристлык күргәзмәсендә очрашу вакытында Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевны Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын карарга чакырган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт башлыкларына Татарстан Республикасы төбәк стендын тәкъдим иткәч, Путин Назарбаевның игътибарын тыюлыкның Идел һәм Кама елгалары кушылган урындагы тыюлыкка юнәлткән.

Дәүләт башлыклары төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында “Россия белән Казахстанның туризмны үстерү буенча яңа алымнары һәм тенденцияләре” күргәзмәсе экспозициясен карады.

  • Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Путин белән Назарбаевка республиканың туристлык үзәкләре турында сөйләде һәм Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot