news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Назарбаевны Мөстәкыйльлек көне белән котлады

Путин Россия белән Казахстан арасында киләчәктә партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ышануын белдерде.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казахстан лидеры Нурсолтан Назарбаевны Мөстәкыйльлек көне белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Котлау телеграммасында Путин Казахстанның икътисад, социаль һәм фән-техника өлкәсендә уңышларын, шулай ук дөньякүләм аренада илнең абруен һәм халыкара проблемаларны (шул исәптән Сирия буенча Астана процессы кысаларында) хәл итүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Котлау телеграммасында Путин Россия белән Казахстан арасында киләчәктә партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ышануын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot